supernaturalserial.ru - Сценарии праздников
Сценарии праздников, сценарии дня рождения, сценарии свадьбы, сценарии вечеринок, сценарии корпоративов, сценарии мальчишников, девичников
СЦЕНАРИИ
ДРУГОЕ

ИНФОРМАЦИЯ
supernaturalserial.ru - сайт для тех, кто хочет организовать и провести интересно праздник.

Сценарий к празднику "Науруз" на татарском языке

Сценарий к празднику "Науруз" на татарском языке
Категория: Сценарии на Татарском языке

Нэуруз (Весенний праздник)

Жиhазлау. Матур итеп бизэлгэн сэхнэ. Турдэ, каеннар арасында, яз кызы - Нэурузбикэ рэсеме. Сулъяктарак айлы Соембикэ манарасы силуэты. Ян пэрдэлэрнен бер ягында - Кояш, икенче дигэн сузлэр язылган. Идэндэ - зур вазада каеннар, "кара каргалар", кабартылган шарлар.

Музыка янгырый, экренэя. Сэхнэгэ алып баручы чыга.

Алып баручы. Хормэтле ата-аналар, кадерле кунаклар, балалар! Без буген бирегэ язны - Нэурузбикэне каршы алу бэйрэменэ жыелдык. Бэйрэмдэ халкыбызнын дэртле жырларын, борынгы такмакларын ишетерсез, жырлы-биюле уеннарын курерсез, узегез дэ дэртлэнеп биерсез.
Бэйрэм тамашасына рэхим итегез!

Музыка.

Алып баручы. Э хэзер суз бэйрэмебезнен мохтэрэм кунагы Идрис хэзрэт Галэветдингэ бирелэ. (Ул 3-5 минутлык вэгазь сойли, килгэн кунакларны бэйрэм белэн котлый.)
Магнитофон язмасында азан тавышы янгырый.

Алып баручы. Нэуруз бэйрэменен эчтэлеге белэн сезне укытучы ... таныштырыр.

Укытучы. Нэуруз... Бу исем безгэ ят та, таныш та. Нэуруз - борынгы эби-бабаларыбыз уткэргэн язны каршылау бэйрэме ул.
Мэгьлум булганча, XVIII гасырга хэтле татар халкы Яна елны март аенын 21 ендэ - кон белэн тон тигезлэшкэн вакытта каршы алган. Бу кон Иран календаре нигезендэ "Нэуруз" дип аталган. Иранда hэм ана курше иллэрдэ яна елны хэзер дэ март аенда каршы алу гадэте яшэп килэ.
"Нэуруз" сузе фарсы-тажик телендэ "Яна кон" дигэн мэгънэне анлата. Борынгы бэйрэмне атна буе дэвам иткэннэр, hэр коннен уз гадэте, уз тэртибе, язылмаган кануннары булган: 7 кон буена гайбэт сойлэмэгэннэр, каргыш телэмэгэннэр, туган-тумачага, курше-кулэнгэ миhербанлык кылганнар, ата-баба
каберенэ барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу конне яшьлэр шэкертлэр, балалар, ойдэн ойгэ кереп, бэет, шигырь эйткэннэр, йорт хужасына исэнлек-саулык, иминлек-байлык, бэхет, унышлар телэп йоргэннэр.
Бу шэкертлэрнен кунел ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йореп, алар авылдашларынын кунелен кутэргэннэр, асылда салкын кышлар бетеп килугэ бергэлэшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.
Хормэтле эти-энилэр, укучылар! Сезне халкыбызнын ин изге йолаларыннан берсе - Язгы яна ел - Нэуруз бэйрэме белэн котлыйбыз. Саулык-сэламэтлек, бэхет, унышлар телибез. Барлык ометлэрегез дэ чынга ашсын! Язгы Яна ел котлы булсын! Нэуруз мобарэкбад!

Музыка.

Алып баручы. Борын уткэн заманнан,
Болгар белэн Казаннан,
Жаек белэн Иделдэн
Бу бэйрэм безгэ килгэн.
Нэуруз мобарэкбад!
"Эссэламегалэйкем " жыры (Р.Ахиярова музыкасы, Р. Корбанов шигыре).

1 нче укучы. Эйдэ, кояш, сип нурынны,
Кызганма бер дэ,
Зур бэйрэм, кунелле бэйрэм
Нэуруз буген бездэ.
2 нче укучы. Тизрэк кил безгэ, жылы яз,
Тизрэк-тизрэк кил!
Куяннар тунып беткэндер,
Иссен жылы жил.
3 нче укучы. Урманда бит жылы ой дэ,
Жылы мич тэ юк.
Куяннарнын эбилэре
Бэйлэми оек.
4 нче укучы. Тизрэк кил безгэ, жылы яз,
Тизрэк-тизрэк кил!
Чыпчыкларга жырлар ойрэт,
Уйна, сайра, кэл.
5 нче укучы. Урманда бит пешермилэр
Тугэрэк калач.
Песнэклэрнен туннары юк,
Тамаклары ач.
6 нчы укучы. Тизрэк кил безгэ, жылы яз,
Тизрэк-тизрэк кил!
Балыкларны коткар берук,-
Боз астында кул.
7 нче укучы. Чэчэклэр белэн кумелсен
Без яшэгэн ил.
Тизрэк кил безгэ, жылы яз,
Тизрэк-тизрэк кил!


"Яз житэ" жыры (Ж.Фэйзи музыкасы, Ф.Кэрим шигыре ) башкарыла.

1 нче укучы. Эй, малайлар, кызлар!
Эйдэгез, Нэурузбикэ килгэнче, ойдэн ойгэ йореп, нэуруз эйтик, сый-хормэт жыйыйк.
2 нче укучы. Башланган Яна ел мул hэм тыныч булсын!
3 нче укучы. Йорт хужаларына, барлык кешелэргэ исэнлек-саулык, иминлек-байлык телик! (Чыгып китэлэр.)

Музыка.

Сэхнэгэ бер торкем балалар керэ. Кулларында чилэклэр, анда йомыркалар, булэклэр.
1 нче укучы. Ач ишеген, керэбез,
Нэуруз эйтеп килэбез,
Хэер-дога кылабыз,
Аш-сый котеп торабыз,
Нэуруз мобарэкбад!
2 нче укучы. Аягым жинел булсын,
Яна ел котлы булсын,
Ашлыгыгыз мул булсын,
Башагы биш карыш булсын,
Нэуруз мобарэкбад!
Тутэй, Керегез, кер, балакайларым, без сезне куптэн котэбез инде (Солге белэн кумэч бирэ). Нэуруз котлы булсын!
3нче укучы. Мал-туарыгыз артсын,
Колыннарыгыз чапсын.
Игеннэрегез унсын -
Нэуруз котлы булсын!
4 нче укучы. Корымасын колегез,
Боек Болгар илегез,
Мон - коегез, телегез,
Нэуруз мобарэкбад!
5нче укучы. Сыерыгыз сотле булсын,
Атыгыз кочле булсын.
Абыстайлар, тутэйлэр,
Чыгарыгыз кукэйлэр.
(Булэклэрне тамашачылар арасыннан йореп жыярга момкин.)
2 нче тутэй. Мэгез-мэгез, балалар!
Нэуруз котлы булсын.
(Кукэйлэр тарата.)
6 нчы укучы. Нэуруз эйттек без сезгэ,
Хакын бирегез безгэ.
Яшегез житсен йозгэ,
Малыгыз артсын козгэ,
Нэуруз мобарэкбад!

Чыгып китэлэр. Балалар музыка астында сэянэгэ килеп керэлэр.

1нче алып баручы. Балалар, курсэтегез эле, купме жыйдыгыз.
2 нче алып баручы. У-у, куп булган, булдыргансыз.

1нче алып баручы. Эйдэгез эле, барыбыз да аны шушы табакка салыйк. (Берэм-берэм китереп салалар, уртага куялар.)
2нче алып баручы. Алъяпкычын чигуле,
Узен чиккэн тугелме?
Жырлап-биеп, уйнап-колеп
Кутэриек кунелне.
1нче алып баручы. Эйдэгез берэр уен уйныйк.
2 нче алып баручы. Нинди уен уйныйк икэн?
Балалар ( бергэ). "Безгэ бер иптэш кирэк" уенын уйныйк.

Укучылар кара-каршы 2 рэткэ тезелэлэр. Такмак эйтеп, бер- берсенэ якынаялар.

Беренче рэт. Безгэ кирэк Лилия,
Безгэ кирэк Лилия.
Икенче рэт. Биесэгез бирэбез,
Биесэгез бирэбез.
Парлы бию башкаралар. Калганнар, кул чабып, такмак эйтэлэр.
Сип, сип, сип эйдэ,
Жиргэ каты тип эйдэ.
Малайнын менэ дигэне,
Кызнын да ин чибэре.
Бию беткэч, исеме аталган кыз беренче рэткэ кучэ.
Икенче рэт. Безгэкирэк Салават,
Безгэ кирэк Салават.
Беренче рэт. Жырласагыз бирэбез,. Жырласагыз бирэбез.

Икенче рэттэгелэр бер жыр башкаралар. Уен шулай дэвам итэ.
1 нче малай. Ачуланма безлэргэ,
Эйтик чынын сезлэргэ.
Без килдек кыз кузлэргэ,
Котлы булсын яз!
Кызлар тиз генэ чаршау артына яшеренэлэр hэм чаршау ярыгыннан карыйлар.
2 нче малай. Чылтырап чишмэ ага,
Астында комы кала;
Чаршаудан кызлар бага,
Котлы булсын яз!
3 нче малай. Сузем шулдыр сезлэргэ,
Карап торган кызларга.
(бармак яный)
Куз тидермэ безлэргэ,
Котлы булсын яз!
4 нче малай. Нинди икэн атасы,
Чибэр микэн анасы?
Бигрэк гузэл баласы,
Котлы булсын яз!
Бергэ. Без-без безелдек,
Без бер рэткэ тезелдек,
Биибез дэ уйныйбыз,
Бер дэ оялып тормыйбыз.

Жырлы-биюле уен "Челтэр элдем читэнгэ".

Малайлар. Челтэр элдем читэнгэ,
Жилфер-жилфер итэргэ;
Без килмэдек буш китэргэ,
Килдек алып китэргэ.

Кызлар, чаршау артыннан чыгып, каршы якка тезелэлэр hэм уенга катнашалар.

Кызлар. Алын алырсыз микэн,
Голен алырсыз микэн?
Урталарга чыгып сайлап,
Кемне алырсыз микэн?
Малайлар. Алларын да алырбыз,
Голлэрен дэ алырбыз,
Кунелебезгэ кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.
Бергэ. Кунелебезгэ кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.
Алып баручы. Балалар,
Нэуруз килсэ генэ яз була бит.
Эйдэгез, яз гузэле
Нэурузбикэне чакырабыз.
Балалар. Кил, Нэуруз, кил тизрэк!
Кыз. Нэуруз килэ яшэреп,
Яшэреп тэ теш ярып.
Дуслар, безне кетэмсез,
Табак-савыт бирэмсез?
Малай. Нэурузгэ табак кирэк,
Табакка кабак кирэк.
Май, кукэй, калак кирэк,
Майланган коймак кирэк.

Шау-гор килеп, Нэуруз, чэчэклэр керэ. Нэуруз яшел киемнэн.

Нэурузбикэ. Эссэламегалэйкем, кадерле дусларым!
Агымсулар кичтек без,
Сезгэ килеп життек без,
Нэуруз эйтеп уттек без,
Нэуруз мобарэк булсын!
Бергэ. Хуш килэсен! Турдэн уз, Нэуруз!
Нэурузбикэ. Гайбэт бетсен телегездэ,
Орыш бетсен илегездэ,
Ачу китсен йозегездэн -
Шулай икэн, килэм сезгэ!
Бергэ. Амин!
Нэурузбикэ. Бурычларны кичерегез,
Дошманнарга кул сузыгыз,
Шунын белэн мэрхэмэткэ,
Йорэгемэ юл сызыгыз!
Шулай икэн, килэм сезгэ!
Бергэ. Нэуруз килде, яз килде!
Нэуруз, мобарэкбад!

Нэурузбикэгэ солге белэн ипи-тоз тапшырыла.

Нэурузбикэ. Мине сагынып котеп алганыгыз очен рэхмэт сезгэ! Кар бортеклэрен ияртеп, Кыш бабай килеп керэ.
Кыш бабай. Бу нинди тавыш монда, кем эле минем билэмэлэремэ баш булмакчы?
Алып баручы. Кыш бабай, юкка ачуланасын. Синен коннэрен утеп бара бит инде. Билэмэлэренне язга - Нэурузбикэгэ тапшырырга вакыт житте. Кара эле тэрэзэгэ, горлэп-шаулап яз килэ.
Кыш бабай. Туктагыз эле, туктагыз, узе белэн сойлэшэм. (Нэурузбикэ каршысына басып.)
Мина эйтми килгэнсен,
Кышны жинэм, дигэнсен,
Ха-ха-ха, ха!
Бер орермен - жил исэр,
Шыткан чэчэкне кисэр.
Ике орсэм - кар ятар,
Елга, кулгэ боз катар.
Кит, Нэуруз, кит!
Нэурузбикэ. Шып, дисэм - жилен тынар,
Елмайсам - карын елар.
Узен кит, Кыш!
Кыш бабай. Кар, яу, яу -
Нэуруздэн яса зур тау!

С.Сэйдэшевнен "Укучылар вальсы"на (М.Хосэен шигыре) кар бортеклэре биюе.

Нэурузбикэ. Кояш, чык, чык!
Тэти кашык базарда,
Ботка пешэр казанда,
Батыр карны елак ит,
Жылын белэн кунак ит!

Елмаеп, Кояш килеп керэ. Кыш бабай, куркып, артка чигенэ.

Кыш бабай. Коела бара тешлэрем,
Ямьсез керэ тошлэрем,
Кара куна жиремэ -
Уна бара тослэрем.
Ай, еладым, еладым -
Эле яшэп туймадым.
- Юк, юк, мин китмим. Тартышмыйча гына язга - Нэурузбикэгэ билэмэлэремне биру юк.
Нэурузбика. Синен ботен шартларына да кунэм мин.
Кыш бабай. 1 нче шартым:
Менэ кашык, менэ кукэй,
Тот кулына, чибэркэй.
Син дэ йогер, мин дэ калмам.
Кем узар бу ярышта?

(Нэурузбикэ беренче булып килэ.)

Кыш бабай. Эйдэ, хэзер биюдэ ярышабыз.

Биилэр. Кыш бабай егыла. Балалар торгызмакчы булалар.

Кыш бабай. Узем генэ жинэ алмам, ахры, Нэурузбикэне.
Чык, Дию ахирэт, ярдэмгэ,
Нэуруз белэн корэшкэ
Дию сэхнэга кутэрелэ.
Дию. Баш осте! Нэурузбикэ. Эй, халыкнын асыл улы Алпамша!
Син Дию явыз белэн керэшкэ эзерме?

Алпамша килеп чыга.

Алпамша. Эзер, гузэл Нэурузбикэ!
Дию. Алыштанмы, салыштанмы?
Алпамша. Алыш атан башына, эйдэ салыштан!

Дию белэн Алпамша арасында каты корэш башланып китэ. Ниhаять, кин бэдэнле Алпамша четерексез буынлы Диюне жиргэ кугэреп бэрэ.

Балалар, Ура! Нэуруз жинде, кыш китте, яз килде! Нэуруз мобарэк булсын!
Кыш бабай. Уф, арыдым, сусадым,
copyright - http://supernaturalserial.ru
Харап булдым, жинелдем, Эредем бит, эредем.

Егыла. Кесэсендэге шешэсеннэн су ага башлый.

Алып баручы. Балалар, эйдэгез, тизрэк ярдэм итик. Кыш бабайны торгызыйк, монда эреп бетэр бит ул.

Балалар Кыш бабайны торгызалар.

Кыш бабай. Бетте, барысы да бетте,
Актык сэгатем сукты.
Сау булыгыз, дусларым,
Хушыгыз, куз нурларым.
Шатланыгыз, колегез,
Уйнагыз.
Сау булыгыз!
Вальс уйнала. Кыш бабай hэм, ботерела-ботерелэ,
кар бортеклэре чыгып китэлэр.

Алып баручы. Салкын кышны яз жинде,
Моны барчагыз курде.
Кулны кулга тотынышып
Бэйрэм итик кон буе.

Жыр. "Язгы жыр" (Р.Хэсэнов музыкасы, М.Шиhапов шигыре).

Жылы нурлар жир остенэ боркелэ,
Йорэклэрне жилкендереп, яз килэ.
Кушымта:
Язны мактап жырлыйк, дуслар,
Безгэ кушылып сайрый кошлар.
Зэнгэр куктэ елмаешып,
Яна якты йолдызлар.

Кояшка таба урелэ саф голлэр,
Хезмэт жырына кумелэ кунеллэр.
Кушымта.

Бэхет балкый hэp кешенен йозендэ,
Безне сагынып, язлар килде буген дэ.
Кушымта.

Нэурузбикэ (балаларга кучтэнэчлэр олэшэ).
Игеннэрегез мул булсын,
Тормышыгыз ямьлэнсен,
Сэламэт булыгыз!
Балалар. Амин, шулай булсын!
Нэурузбикэ. Котлап сэлам бирдегез,
Мине котеп алдыгыз.
Тук булсын малларыгыз,
Мул булсын балларыгыз.
Инде мине тынлагыз -
Уйнагыз да колегез,
Биегез дэ жырлагыз.
2 нче укучы. Кызлар, кызлар, тынлагыз,
Нэуруз житте, уйнагыз.
Каз, кукэй, коймак, май
Эзерлэек без, давай.
3 нче укучы. Эйдэгез, эйдэгез,
Коймак пешерик!
Ботка пешерик!

"Коймаклар" уен - жыры уйнала.
Балалар, кулга-кул тотынышып, тугэрэк ясыйлар,
Нэурузбикэ уртада.

Буген Нэуруз бэйрэменэ
Без чакырдык кунаклар;
Кунакларнын килуенэ
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасан,
Менэ шулай купергэн,
Менэ шулай жэелгэн,
Менэ шулай кысылган.
Коймагынны майлап ал,
Телэгэненне сайлап ал

4 нче укучы. Нэуруз, Нэуруз,
Нэуруз, хужалар,
Котлы, мобарэк булсын!
Тормыш тугэрэк булсын!
Уен-жыр горлэп торсын!

Уен-жыр, бию, такмаклар давам итэ. Ана ата-аналар, килгэн кунаклар да кушыла.

2 нче алып баручы.
Зэнгэр куктэ концерт бирэ
Тургайлар - жырчы кошлар.
Тургайлар жырына кушылып,
Ямьле яз килуе белэн
Котлыйбыз сезне, дуслар!
1нче алып баручы. Хормэтле дуслар! Бэйрэм тамашасы ахырына
якынлашты. Эллэ нинди авыр елларда да уз йозен югалтмыйча, энэ шу
лай шат кунелле, сау рухлы булып калган ул безнен халык. Монын
очен мен рэхмэт ана. Мэнге шулай зирэк акыллы булсын, имин яшэсен!
2 нче алып баручы.
Бугенгенен гузэл мизгеллэре
Кунеллэрдэ калсын уелып.
Тагын шулай, дуслар, бергэлэшеп,
Очрашырга язсын жыелып.
Бергэ. Хушлашмыйк без, дуслар,
Бары саубуллашыйк.
Отправить ссылку в Одноклассники, Вконтакте, Мои мир, Facebook
Нравится
    Другие новости по теме:

СЦЕНАРИИ ПРАЗДНИКОВ
ТЕМАТИЧЕСКИЕ СЦЕНАРИИ
ДЕТСКО-ШКОЛЬНЫЕ СЦЕНАРИИ
СЦЕНАРИИ ВРЕМЕН ГОДА
СЦЕНАРИИ НА ЯЗЫКАХ
ОРИГИНАЛЬНЫЕ СЦЕНАРИИ
КОНКУРСЫ
ПОДАРКИ
СЧЕТЧИКИ


Яндекс.Метрика