supernaturalserial.ru - Сценарии праздников
Сценарии праздников, сценарии дня рождения, сценарии свадьбы, сценарии вечеринок, сценарии корпоративов, сценарии мальчишников, девичников
СЦЕНАРИИ
ДРУГОЕ

ИНФОРМАЦИЯ
supernaturalserial.ru - сайт для тех, кто хочет организовать и провести интересно праздник.

Сценарий Юбилея на татарском языке

Сценарий Юбилея на татарском языке
Категория: Сценарии на Татарском языке

Юбилейлар өчен сценарий

Алып баручы:
Кадерле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар!
Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм -район укытучылары, мәктәп коллективы, укучылар, әти-әниләр арасында зур хөрмәткә ия булган _______ юбилей тантанасы.
Җилдәй җитез узып киткән гомер,
Күпме юллар сизми узылган.
Якты хатирәләр юл буена
Гүя маяклар күк сузылган.
***
Чәчләрдәге көмеш картлык түгел,
Шаулап узган тормыш билгесе,
Тырыш хезмәт, күпме түгелгән тир,
Ирешелгәннәрнең көзгесе.
***
Яшьлек калган, истәлекләр калган,
Яза-яза тулган көндәлек.
Кайсы елның кайсы көне генә,
Түгел микән сагынып сөйләрлек.
(Юбилярның кыскача биографиясе сөйләнә.)
Алып баручы:______ !
Бу тормышның озын юлларыннан
Атладың да , һаман атладың;
Кеше дигән, укытучы дигән
Исемеңне горур сакладың.
***
Хезмәткәрләр күңелендә сиңа,
Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре;
Гомереңнең зая узмаганын
Әйтеп тора матур эшләрең.
(Юбилярның уңышлары әйтелә)
Алып баручы:
Укытучы метеор шикелле ул,
Уттай янып үтә гомерен.
Адым саен ул кабыза бара
Нәни дусларының күңелен.
***
Картаер бер, ләкин ул кабызган
Янар тауларны сез күрерсез.
Аның гомере шул тауларда булыр
Укытучы эше – үлемсез.
(Котлау өчен сүз мәктәп директорына бирелә.)
Алып баручы:
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын – кыз бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә. Сезнең менә шундый матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, иҗади эшләүче укытучы булып калыгыз.
50 яшьне узам димә,
Син яшьлектән әле китмәгән.
Үтеп барган еллар йөзләреңә
Тирән буразналар сызмаган.
***
Буй-сының да артык үзгәрмәгән,
Күзләреңдә шул ук очкыннар.
Табигатең синең һаман да яшь,
Әйтерсең лә синдә тылсым бар.
***
Җиңел тормыш белән яшәмәдең,
Хәсрәтең дә булды, сагыш та.
Тезләндере кебек тоелса да,
Җиңә белдең син бу алышта.
***
Сабыр гына атлап кердең,
5 ун булган алтын көзеңә.
Саулык, бәхет янәшәңдә булып,
Җитсәң иде олуг йөзеңә.
(Котлау өчен сүз ата-аналар комитеты председателенә бирелә).
Алып баручы
__________!Ачуланма инде,
Узган елларыңны барлыйбыз.
Бераз көнләшеп тә, сокланып та
Яратып та Сезгә карыйбыз.
***
Көнләшәбез, чөнки мондый хөрмәт,
Бик күпләргә әле эләкми;
Хезмәтегез халык күз алдында
Артык сүзләр монда кирәкми.
***
Ничә буын Сезнең образны
Маяк итеп алган юлына
Ничә буын рәхмәт әйткән зурлап,
Аттестатын тотып кулына.
***
Тактадагы саннар, цифрлар
Ничә язып, ничә сөртелгән;
35 елның һәр көне
Хезмәт белән сизми узылган.

(Котлау өчен сүз профком рәисенә бирелә)

Алып баручы.
"Укытучы килгән” диеп йөгерде,
Урамдагы наян балалар.
Япь-яшь апа идең, еллар, еллар...
Маңгайларга сырлар салалар.
***
Хәтерлисең: класс, укучылар
Алар өчен янып йөрүләр...
Төннәр буе дәфтәр тикшерүләр,
Кеше булсыннар дип йөрүләр.
(Котлау өчен сүз юбилярның чордашы-хезмәттәшенә бирелә)
Алып баручы.
Сабыр да Сез, гади, кешелекле,
Кылган эшең – бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр
Бәхетләрең булсын гомерлек.
***
Юлларыңда киртә очраса да,
Тирән упкыннарга юлыкма.
Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек
Хезмәттәшләрең барын онытма.
(Котлау өчен сүз юбилярның хезмәттәшенә бирелә)

Алып баручы.
Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә тормышыңның әллә нинди вакытлары булды. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән ана булдың.
Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа өлеш чыгардың. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, балаларың берсе-берсе 10 егеткә торсын, күзле-башлы булып, үзеңнеке кебек тату тормыш корсын. Өең шулай элеккечә нурга чумсын.
(Котлау өчен сүз юбилярның якын туганнарына бирелә).

Алып баручы
Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр уза
Якынайтып безгә картлыкны.
***
Сезнең куллар таш пулатлар салмый,
Манаралар өйми күкләргә;
Ләкин тыйнак, ихлас хезмәтегез,
Маяк булды юлда күпләргә.
(Котлау өчен сүз мәктәпнең элеккеге укучыларына бирелә)
Алып баручы.
______яшь ул гомер чиге түгел,
Әле алда – таңнар, офыклар;
Алда көтә әле зур планнар
Үстерәсе нәни оныклар.
***
Таң нурлары булып йортыгызга
Ак бәхетләр генә сибелсен.
Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз,
Юлларыгыз гөлгә күмелсен.
***
Нурлы еллар гына киләчәккә,
Сезне мәңге озата барсыннар.
Сезнең өчен нәни шатлыклар да
Бәхет булып яфрак ярсыннар.
(Котлау өчен сүз укучыларга бирелә)
________ !
Менә килеп каршыгызга бастык,
Иңнәребез шактый ныгыды,
Мәктәптәге һәрбер көнебез
Сезнең белән бергә узылды.
***
Үстерербез кырда игеннәр,
Матур җырлар иҗат итәрбез.
Тормыш юлларына үзебезгә
Яңа эзләр салып китәрбез.
***
Еллар ерагайтыр, һәрберебез
Күңеленнән Сезгә эндәшер.
Шатлыкта да, авыр чакларда да
Һаман Сезнең белән киңәшер.
***
Безнең өчен Сезнең маңгайларда,
Яңа сырлар бәлки арткандыр.
Кайбер уйланмаган эшләребез
Йөзегезгә кызыл яккандыр.
***
Омтылдыгыз бар күңелегез белән
Дөреслеккә, һәрчак хаклыкка;
Өйрәттегез безне – балаларны
Намуслылык, аклык, сафлыкка.
***
Барсы өчен Сезгә чын күңелдән,
Чын йөрәктән рәхмәт диябез.
Без әле дә Сезне якын итеп,
Үзебезнең апа диябез.
***
Бүгенгедәй матур, көләч булып,
Нык-нык басып бирдә яшәгез.
Озак еллар сау-сәламәт булып
Яшен булып күкрәп яшьнәгез.
Алып баручы.
Хөрмәтле_________________!
Сезнең өчен бүгенге көн гаять шатлыклы да һәм бераз гына, бәлки, сагышлы да.
_______________яшь әле ул әчкелтем-төчкелтем, тозлы-борычлы тормыш тәҗрибәләренең җитлеккән бер чоры гына.
___________ яшь әле ул нибары _______кыш, _________көз, _________ җәй, һәм ______ яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда Сезнең өчен ул гомерегезнең бер җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Шушы изге минутларда яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын, бүгенге ихлас теләкләр барсы да кабул булсыннар.
Җыр "Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.
(Котлау өчен сүз юбилярның хезмәттәшләренә бирелә.)
Котлау.
Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне,
Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын,
Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне
Күңелеңдә бәхет хисе ташып торсын!
***
Килер еллар озын гомер бүләк итсен,
Безнең өчен бик якын һәм кадерле син!
Һәр яңа көн сине кабат сөендерсен,
Уңышларның яңаларын алып килсен!

Юбилярны котлап җыр башкарыла.
Алып баручы:
Чын күңелдән Сезне тәбриклибез,
Котлы булсын туган көнегез.
Куанычтан –куанычка атлап,
Шатлык чәчеп, бәхет игегез!
***
Һәрвакытта көләч, шат, ягымлы
Сау-сәламәт, таза булыгыз.
Бәхетләрдән-бәхетләргә генә
Алып барсын йөргән юлыгыз.
***
Укучылар котлавы.
Пушкин, Есениннар җырлаган
Хисләр белән Сез дә янасыз;
Бөек рус теленә мәхәббәтне
Күңелләргә безнең саласыз.
***
Тел байлыгы- күңел байлыгы дип
Өйрәтәсез кереп йөрәккә
Шул тел кайчак эшне бозып куйса,
"2” легез үтә үзәккә.
***
Андый чакта үпкә сакламыйбыз
Сез бит безгә әни шикелле;
Шуңа әйткән һәрбер сүзегез
Чын күңелдән, ихлас, үтемле.
***
Рәхмәт Сезгә барысы, барысы өчен
Яшәү көче, дәрте сүнмәсен.
Сәламәтлек Сезне ташламасын
Авырлыклар бер дә килмәсен.
(Җыр башкарыла)
copyright - http://supernaturalserial.ru
Укучылар котлавы.
Юл күрсәтте________ апа
География иленә.
Муеннан гашыйк һәр бала,
Аның бай белеменә.
***
Артист та ул, якын дус та,
Әни кебек сизгер дә.
Тыйнак та, бик ягымлы да,
Булдыклы да, өлгер дә.
***
Сүзен озак сөйләп тормас.
Әйтер үтәрлек итеп.
Тапкырлыгына, белеменә
Исең китәрлек итеп.
***
Булды авыр көннәр,
Ярдәм итте безгә
Йөрәгегездән чыккан җылы сүзегез.
Сагынсак та әгәр.
Кире кайтмас еллар...
Рәхмәт әйтеп башны иябез.
(Котлап җыр башкарыла.)
Алып баручы:
50 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә,
Күңелеңдә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә.
***
Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең,
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Отправить ссылку в Одноклассники, Вконтакте, Мои мир, Facebook
Нравится
    Другие новости по теме:

СЦЕНАРИИ ПРАЗДНИКОВ
ТЕМАТИЧЕСКИЕ СЦЕНАРИИ
ДЕТСКО-ШКОЛЬНЫЕ СЦЕНАРИИ
СЦЕНАРИИ ВРЕМЕН ГОДА
СЦЕНАРИИ НА ЯЗЫКАХ
ОРИГИНАЛЬНЫЕ СЦЕНАРИИ
КОНКУРСЫ
ПОДАРКИ
СЧЕТЧИКИ


Яндекс.Метрика