supernaturalserial.ru - Сценарии праздников
Сценарии праздников, сценарии дня рождения, сценарии свадьбы, сценарии вечеринок, сценарии корпоративов, сценарии мальчишников, девичников
СЦЕНАРИИ
ДРУГОЕ

ИНФОРМАЦИЯ
supernaturalserial.ru - сайт для тех, кто хочет организовать и провести интересно праздник.

Сценарий Свадьбы на татарском языке

Сценарий Свадьбы на татарском языке
Категория: Сценарии на Татарском языке

Беренче өлеш.

Тамада:

Хөрмәтле туганнар! Кодалар-кодачалар, дуслар-иптәшләр! Бүген без барыбызгада якын булган Дамир белән Гөлсинәнең яшьлек туен үткәрергә җыелдык. Алар өчен сөйгән ярлары белән кавышу – олы куаныч, зур шатлык дип уйлыйбыз.Без моны ЗАГСта күреп ышандык. Алар бер-берсенә тугрылыклы ир белән хатын булырга вәгъдә биреп, газиз имзаларын куйдылар. Хәзер без аларны законлы ир һәм хатын дип танырга мәҗбүр һәм барыбыз исеменнән дә яңа тормышка аяк басулары белән чын күңелдән котлыйбыз, аларга бәхетле озын гомер, саулык-сәләмәтлек, игелекле балалар үстереүләрен телибез.

Озатабыз сезне озын юлга,

Олы юлга, тормыш юлына.

Кулны кулга, уйны уйга бәйләп,

Йөрәк белән бергә булырга.



ЗАГС биргән язу – кәгазь бит ул,

Саргая ул сандык төбендә.

Саргаймасын сезнең чын мәхәббәт,

Чәчәк атсын күңел түрендә.



Карамагыз дошман сүзләренә,

Гайбәтләрдән өстен булыгыз.

«Тел» алырга килгән дусларны сез

Бусагадан ерак куегыз.



Васыять бездән сезнең киләчәккә:

Кайгыларны уртак бүлегез.

Шатлыкларны матур бала итеп,

Бишекләрдә алып килегез.



Онытмагыз! Сәгать санап тора

Бу елларның узып барганын.

Югалтмагыз соңгы көңгә кадәр

Мәхәббәтнең алтын балдагын!

Тамада:

Әйдәгез, һәрбер өстәлгә хуҗалар сайлап китик, ягъни алдагы рюмкаларны зәм-зәм сулары белән даими тутырып торучылар.

Ә хәзер, шампан шәрапларын ачып, аягүрә басып, яшләр өчен беренчен тостны күтәрик һәм алдагы сый-хөрмәтләрдән ауыз итик…

Тамада:

Кунаклар, сез ашый торыгыз, ә мин туй тәртибен укып ишеттерәм, игътибар белән тыңлап утырыгыз.

1. Килен белән кияүне кыерсытмаска.

2. Бер тостка 2 рюмка, 2 тостка 1 рюмка эчү тыела!

3. Килен белән кияүнең һәм свидетельләрнең урынын алмаска. Штраф 500 сум.

4. Тарелкага башны куеп йокламаска, рюмканы кимермәскә, кашык-чәнечкене чәйнәмәскә, барлык савыт-сабаны урынында калдырырга.

5. Аяклар йөремәслек булганчы биергә, Айга ишетерлек итеп җырларга, бүләкләр беткәнче уйнарга.

6. Өйгә кайтканда игътибар булыгыз. Ботинкагызны яки хатыныгызны онытып калдырмагыз.

7. Әгәр инде алыштарсагыз – түфлине яңаракка, хатыныгызны яшьрәккә алыштырырга тырышың.

8. Туй тәртибе үтәлсен өчен, аның астына кул куярга кирәк. Ягъни рюмкалар белән тавыш бирүегезне сорыйбыз.

Тамада:

Кадерле килен һәм кияү! Сезнең бүгенге зур шатлыгыгыз ул - әти-әниләрегезнең дә зур шатлыгы. Хөрмәтле әти-әниләр! Газиз балаларыгызның уртак гаилә төзү куанычы белән чын күңелдән котлыйм, сезгә озын гомер телим.

Кадерле ____________ кодагый! Кияүэгез ___________ гайләгез өчен иң кадерле беренче кияү булсын! Кияү кеше ул, гөмүмән, бик кадерле кеше. Бүгенге табында кияүне мактыйк, ә иртәгә кәйнә йортында киленне мактарбыз. Ә хәзер яшьләрне котлаур өчен сүзне әниләре ____________ бирәбез.

Тамада:

Рәхмәт, изге, матур теләкләрегез өчен. Әйдәгез әле, кодагыйның сүзләрен хуплап, рюмкаларны күтәрик!

Ә һәзер яшьләрне котлап, җырлап алырга да мөмкиндер, белгәннәрегез кушылып җырлагыз.

Җыр:

Яшәгез сез пар булып,

Икегез бер җан булып.

Күршеләргә үрнәк гаилә,

Дуслар өчен дан булып.



Котлы булсын туегыз,

Безгә үрнәк булыгыз.

Мәңге-мәңге бергә булсын

Тормыштагы юлыгыз.



Айдан якты безнең уй,

Балдан татлы безнең уй.

Ай көттерде, ел көттерде,



Ай, икегез, икегез,

Тигез гомер итегез.

Яшлек дәртен, мәхәббәтен

Картлыккача илтегез!



Ай, икегез, икегез!

Икегезнең битегез,

Икегез дә пар килгәнсез,

Тигез гомер итегез.

Алты малай, җиде кызны

Илгә бүләк итегез!

һай көттерде сезнең туй!

Тамада:

Яшь парларның касәсенә

Тутырып салыйк Катык.

Кызык булсын тормышлары,

Шушы катык искә төшеп,

Көлсеннәр эче катып…

Ак булсын ап-ак касәдәй

Тормыш юлыгыз башы.

Туган көн гомер башы ла,

Туй көне тормыш ташы.

Подноска куеп ике рюмка белән катык чыгаралар. Кияү белән кәләш аягүрә басып эчәләр. Калганнар кул чабып торалар.

Тамада:

Безгә катык юк инде, әйдәгез әле без алга куелган рюмкаларны гына күтәрик.

Хөрмәтле кунаклар! Кыйммәтле нинди дә булса әйбер сатып алганда, магазиннан гарантиялы паспорт бирелә. ___________ белән ____________ дә техник паспортлары бар. ___________! Рәхим итеп _____________ паспортын ал һәм безгә дә укып ишеттер.

Хөрмәтле кунаклар! Сизеп торам, сез барлык кунакларны да белеп бетермисездер әле? Шулай булгач сүзне кодагыйга бирер вакыт җиткәндер дип уйлыйм.

Таныша барыйк, котлауларны да дәвам итик.

(Таныштырыу, бүләкләү)

Тамада:

Таныштык та, туганлаштык та,

Дуслар булыйк, әйдә, бүгеннән.

Бу дөнья бит безгә тик бер туып,

Тик бер яшәр өчен бирелгән.

Әйдәгез әле, танышу хөрмәтенә, тулы рюмкаларны эчеп куйыйк.

Тамада:

Бүгенге көн тәртибендә беренче котлаулар тәмам булды шикелле.

____________ һәм ___________! Котлауларны ихлас кабул итеп алдыгызмы? Шушындый матур табын әзерләгән әниегезгә, ерак араларны якын итеп килгән туганнарыгызга якыннарыгызга сезнең дә әйтер сүзләрегез бардыр. Рәхим итегез!

(кияү килеп сөйли)

Тамада:

Рәхмәт сезгә! Әйдәгез, салган бүләкләрне, яшьләрнең сүзләрен хуплап, рюмкаларны күтәрик тә, перерыв ясап алыйк.

(бию)

Мөмкин булса, уен оештырырга.

Беренче уен:

Берничә кешене тезеп бастырырга, кияүнең күзен бәйләргә. Кулларны тотып карап, үзеңнең ярыңнытабарга. Һәм киресенчә, киленнең күзен бәйләргә.

Икенче өлеш.

Тамада:

Хөрмәтле кунаклар! Рәхим итеп урыннарыгызны алыгыз. Туй мәҗлесен дәвам итик. Әйдәгез, исән-сау гына урыннырга килеп җитү хөрмәтенә 100 грамм эчеп алыйк.

(эссе аш ашау)

Тамада:

Иптәшләр! Менә тәнәфес вакытында телеграммалар килеп төште бит әле. Укып китәрга рөхсәтме?

(Телеграммалар укыла)

Әйдәгез әле, телеграммаларны ныгытып куйыйк.

Бакча күрке – чәчәк булса,

Туйлар күрке – чәкчәк бит!

Безнең халык кына эшли

Чәчәк кебек чәкчәкне!

Үзе чәчәк кебек булса

Тәме шикәр – бал гына

Туй чәкчәген чыгарабыз

Бүгенге туй табынына.

Туй чәкчәге – ябылулы

Була түләп ачарга

Булла болай гына ачып

Бушлай гына ашарга.

Тамада:

Чәкчәк өчен дә рюмкаларны күтәрик инде.

Кодагыйның әле киленнең иң якын туганнарына алып килгән бүләкләре дә бар икән.

(бүләкләу)

Әйдәгез әле, кодагыйның да бүләкләрен хуплап куйыйк.

Ә хәзер бәлеш ашаган арада, килен белән кияүнең бер-берсенә әйтә торган матур сүзләрен тыңлап карыйк.

(Ике алмага 20 ләп шырпы кадалган. Алмашлап , шырпыны чүпләп, матур сүзләр әйтәләр )

Әйдәгез, шундый матур сүзләрне хуплап куйыйк.

Ә хәзер бераз җырлашып алсак та ярыйдыр.

(җырлар дәкъдим ителә)

Тамада:

Тамак кипте шикелле, чылатып алыйк та, тәнәфес ясап алырбыз.

(Тәнәфес)

Өченче өлеш.

Тамада:

Кунаклар! Яшьләргә тәнәфес саен я телеграмма, я посылка килә. Ягез әле яшьләр, ачып карагыз, нәрсә килде икән?

(Бер төргәктә курчак, бер төргәктә пустушка)

Тамада:

Мөхәббәтнең яшь гаиләгә бирәчәк иң кыйммәтле бүләге – балалар.

Ләкин шуны да әйтик, сезгә киләчәк бу зур сөенечнең мәшәкәте дә аз түгел. Шул мәшәкатьне бераз җиңеләйтер өчен, без сезгә булышырга, бәби тугач имезлек эзләп тилмертмәскә булдык.
copyright - http://supernaturalserial.ru
Бу посылкаларны тагын юмыйча булмый инде.

(Ит чыгарыла)

Ашаганнан соң җыр дәкъдим итәргә.

Тамада:

Килен белән кияүне сынап карыйк әле.

(Сынау сораулары)

Сынауларны үттелар яшьләр, әйдәгез печатьлап куйыйк.

(Тәнәфес)

Тамада:

Урыннарны табу хөрмәтенә 100 граммны күтәрсәк тә ярыйдыр.

(Такмаклар җырлап, кунакларны сыйлау)

Килен белән кияүнең бер-берсенә бирешә торган антлары да бар икән, тыңлап алыйк әле.

(Антлар укыла)

Тамада:

Антлар бирештек, инде йорт эшләрен бүлешсәк тә ярыйдыр.

Мәсәлән: Көн саен ашарга пешерергә һ.б.

Яшьларнең сүзенә ризалыкларыбызны бирик инде.

Чәйләр чыжлаганчы, җырлап алырга да мөмкиндер.

Җыр «Ак күбеккә баткан юргалар».

Вакыт калса, уен тәкъдим итәргә.

Тәмамлау.

Мондый туйлар, дуслар, күбрәк узсын,

Чакырсагыз без дә килербез

Пар күгәрчен кебек яшәсәгез

Сезнең өчен бездә сөенербез.

Икегезгә тигез, матур,

Якты тормыш телибез.

Бүгенгедәй якты, матур булып

Үтсен һәрбер көнегез!

Тәмам
Отправить ссылку в Одноклассники, Вконтакте, Мои мир, Facebook
Нравится
    Другие новости по теме:

СЦЕНАРИИ ПРАЗДНИКОВ
ТЕМАТИЧЕСКИЕ СЦЕНАРИИ
ДЕТСКО-ШКОЛЬНЫЕ СЦЕНАРИИ
СЦЕНАРИИ ВРЕМЕН ГОДА
СЦЕНАРИИ НА ЯЗЫКАХ
ОРИГИНАЛЬНЫЕ СЦЕНАРИИ
КОНКУРСЫ
ПОДАРКИ
СЧЕТЧИКИ


Яндекс.Метрика