supernaturalserial.ru - Сценарии праздников
Сценарии праздников, сценарии дня рождения, сценарии свадьбы, сценарии вечеринок, сценарии корпоративов, сценарии мальчишников, девичников
СЦЕНАРИИ
ДРУГОЕ

ИНФОРМАЦИЯ
supernaturalserial.ru - сайт для тех, кто хочет организовать и провести интересно праздник.

Сценарий 1 сентября - День Знаний на татарском языке

Сценарий 1 сентября - День Знаний на татарском языке
Категория: Сценарии на Татарском языке

1. Һава салкыная бара,

Аяк басабыз көзгә.

     Сары төстә яфраклар да

     Чалына инде күзгә.

     Хушлаштык ямьле җәй белән,

     Үтте дә каникуллар.

     Бүген бәйрәм – белем көне,

     Мәктәпкә илтә юллар.

2. Гөжләгәндәй бал кортлары

Гөр килә мәктәп алды.

Шат тавышлар: кемнәр, кайда,

Ничек үткәргән ялны?

Кыңгырау да сагынгандыр,

Моң сарылган теленә,

Парта артына чакыра,

Әйдәп белем иленә.

3.     Белем бәйрәмен алып килә

Кыңгыраулы сентябрь.

Кулларымда тере чәчәк,

Шатлыгымны син дә күр.

Ашкынамын мәктәбемә

Әйтерсең, туган йортым.

Мәктәбемә илтәр сукмак

Гел шулай нурлы булсын.

4.  Мәктәпкәем каршы ала,

Барыбызны иркәләп.

Кочагына кыса кебек

Килгән өчен иртәрәк.

Эльвина.Хөрмәтле укучылар! Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз!

 Шушы минутта меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез.

Салават.1 сентябрь  - Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора. Республикабызның, илебезнең киләчәге - безнең кулда.

5. Укытучы, мәктәп – бу ике суз

Кунелемдә яши янәшә,

Мәктәбем, дип әйткән чакта

Укытучым, дип, йөрәк эндәшә.

6. Укытучым! Туземлегең синең кыя сыман,

Кунелең изге, алда нур гына.

Гадисең дә, бөексең дә узен,

Сиңа тиң  мактау-жыр гына.

7. Укытучы, яктя кояш кебек,

Куңелемне назлап жылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сузе белән юата.

8. Кайгы килгәндә дә "Егет бул”, - дип,

Шул остазлар безне өйрәткән.

"Укытучы” белән "Әнкәй” сузе

Бергә саркып чыга йөрәктән.

9. Чәчкә тотып чыктым бүген

Укытучым, синең каршыңа.

Чын күңелдән сине тәбрик итәм

Яңа уку елы башында.

10. Белем тауларының үрләренә

Житәкләшеп тагын менәрбез.

Сезне матур чәчәкләргә тиңләп,

Гөлләмәләр бүләк итәбез.

11. Хөрмәтле укытучылар!

Сезгә булган хөрмәтебез

Яши безнең йөрәктә.

Чәчәкләрнең хуш ислесе

Чын күңелдән - бүләккә !

(Чәчкә тапшыру)



Жыр "Укытучым”

12. Беренчеләр гел алар

      Иң беренче булалар

      Быел мәктәбебездә

      Беренчеләр – балалар!

13. Беренчеләрнең чыгышлары

1.Әти дә шулай әйтә

Әни дә шулай әйтә

 Әби әйтә : - дөрес бу-ди,-

 Китап шулай өйрәтә.        

 2.Мәктәпкә озаткан чакта

 Әбием кочып сөйде

 Алдынгы булырга тырыш

 Бәбкәчем берүк диде.

3.Чәчәкләр тотып кулга

 Без чыктык озын юлга

  Һәркем белә әлбәттә

 Без барабыз мәктәпкә.

 4.Кичә әни белән бергә

Әзерләдек сумканы.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручканы.

5. Әтием дә , әнием дә,

 Бу көнне бик көттеләр.

 Балалардай дулкынланып

 Мине озата килделәр.

 6.Өлкән дуслар шаярталар,

Ә без ачуланмыйбыз.

-Чәчәкләр артыннан , - диләр

Күренми бит буегыз.

  7.Бүген йөзләр көләч безнең

   Күңел сөенә

  Атлыйбыз тәүге адымнар

   Белем иленә.

Эльвина. Бүген сез мавыктыргыч, маҗаралы, ә кайчакта бик кыен да булган сәяхәткә чыгасыз. Бу сәяхәт – Белем иленә илтә.

Салават.Ләкин бу илне карталарга карап табып булмый. Белем илен һәркем үзе ача, һәм сезгә бу ачышта ярдәмчегез,сезгә юл курсәтучегез, беренче укытучыгыз -   Хасанова Дилара Фәнил кызы булыр.

Бүген башлап басасың син

Олы белем юлына.

Белем дөньясына ачкыч-

"Әлифба” ал кулыңа.

"Әлифба”гыз – алтын ачкыч,

Аны ихлас укыгыз.

Белем белән коралланып,

Галәмнәрне байкагыз!

 (Әлифбалар таратыла)

Беренчеләрнең  әлифба турында шигыре.

Эльвина. Яңа кешеләргә - беренчеләргә - copyright - http://supernaturalserial.ru Белем ачкычын бирер вакыт җиткәндер, әйеме?

Салават.Әйе шул, ә кайда соң ул ачкыч ?! Иртән генә шунда иде... (эзлиләр)

(Ялкау белән Эшсез чыгалар)

Эльвина. Безнең арада ялкаулык белән эшсезлек урын алмаска тиеш. Чөнки ялкау кеше белем туплый алмый. Бала чакта алган белем ташка язган сүз белән бер – гомерлеккә җитә.

Салават. Әйе, белем иң яхшы байлык: янмый да ул, югалмый да, урлап та булмый аны, хурлап та!

Иренмичә, ялкаулашмый

Укыгыз фән илендә.

Китапларны ачыр өчен

Ачкыч бирәбез сезгә.

(Ачкыч  Дилара Фәнил кызына тапшырыла)

Эльвина

Хәерле юл, мәктәп иленә !

Төкле аяк белән керегез.

Алда сезне күп мөгжизә көтә,

Сау – сәләмәт укып бетегез.

13. Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,

  Бу китаплар сезгә нур чәчсен!

  Эчләрендә булган әйбәт сүзләр

  Иптәш булып сезгә эндәшсен.

Жыр "Мәктәп”


14. Кояшның да бүген йомшак нуры

      Сезне бире сөеп китерде.

       Алыгыз сез гыйлем хазинәсен

       Һәм үсегез гөлләр шикелле!

15.Бездән сезгә шул теләк:

Белегез укуның кадерен,

Ертмагыз дәфтәр битләрен,

Саклагыз китапны кадерләп.

Пөхтә булсын киемегез,

Таза булсын кул һәм битегез!

16.Курыкмагыз һич бер эштән – кыю булыгыз!

Изгелекле булыгыз,

Кешелекле булыгыз!

Олыларны хөрмәтләп,

Гел рәхмәтле булыгыз!

Эльвина

       Уку елы сезгә һәрчак

       Бары уңыш китерсен,

       Диктантлар "биш”кә язылсын,

       Мәсьәләләр чишелсен

        Мәктәптә күңелле булсын,

         Дәресләр җиңел үтсен.

         Һәм сезнең өчен ачылсын

         Бар могҗизасы җирнең.

Салават

     Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Белем бәйрәмен дәвам итергә классларга чакырабыз. Уңышлар сезгә!

     Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга.

Бүгеннән – Белем көненнән

Уку елы башлана!       
Отправить ссылку в Одноклассники, Вконтакте, Мои мир, Facebook
Нравится
    Другие новости по теме:

СЦЕНАРИИ ПРАЗДНИКОВ
ТЕМАТИЧЕСКИЕ СЦЕНАРИИ
ДЕТСКО-ШКОЛЬНЫЕ СЦЕНАРИИ
СЦЕНАРИИ ВРЕМЕН ГОДА
СЦЕНАРИИ НА ЯЗЫКАХ
ОРИГИНАЛЬНЫЕ СЦЕНАРИИ
КОНКУРСЫ
ПОДАРКИ
СЧЕТЧИКИ


Яндекс.Метрика