supernaturalserial.ru - Сценарии праздников
Сценарии праздников, сценарии дня рождения, сценарии свадьбы, сценарии вечеринок, сценарии корпоративов, сценарии мальчишников, девичников
СЦЕНАРИИ
ДРУГОЕ

ИНФОРМАЦИЯ
supernaturalserial.ru - сайт для тех, кто хочет организовать и провести интересно праздник.

Сценарий праздника День Культуры на татарском языке

Сценарий праздника День Культуры на татарском языке
Категория: Сценарии на Татарском языке

Ягез әле, мәдәният хезмәткәрләре!

(бәйге-тамаша)




Алып баручы. Буген мәҗлес үткәрәбез –

Шаяннарның бәйгесен.

Иң тапкырлары ярышып,

Сәләтләрен күрсәтсен.


Хәзер алар җырлап-биеп,

Нәниләр дә булырлар.

Төрле сурәтләргә кереп,

Тамаша да кылырлар.


Залда утырган кунаклар,

Сез битараф булмагыз.

Көчле алкышларга күмеп,

Артистларны зурлагыз.

Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр! Хәерле сәгатьтә, барысы да уң булсын. Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесен башлыйбыз. Хәзер сезнең алдыгызга иң оста, иң тапкыр, иң җитез мәдәният хезмәткәрләре чакырабыз.

Сәхнәдә...авыл мәдәният йортында халык театры җитәкчесе, үзенең җитезле­ге, чаялыгы белән теләсә нинди киртәләрне җиңел үтә белүче мәдәният хезмәт­кәре - ...Яраткан артистлары ....һәм ...., биергә ярата, яраткан ризыгы - бәлеш.

Хәзер сәхнәдә мөлаем, ягымлы, җитди, әйткән сүзендә тора белүче, чибәр егетебез - .... яраткан җырчысы...., агач эшләрен ярата. Токмачлы аш пешерә белгән хуҗабикә, кайда син?

Өлкәннәргә күңел күтәренкелеге, яшьлек дәрте өстәүче, аларның моң-зарларын тыңлап, җыр белән юмалый белүче, үзе баш-аягы белән сәнгатькә гашыйк ...ны каршы алабыз. Сәхнәдә - ....Яраткан җырчысы - ...,бәйләү-чигү эшләренә кулы ятып тора. Тәмләп ашый торган ризыгы - манты.

Җырчыларның аерылмас дусты, юлдашы, кызлар йөрәген яулаучы - ....Яраткан җырчысы - ...Гөмбә җыярга ярата. Өчпочмак дисәң, үлә дә китә инде.

...йортының сәнгать җитәкчесе, директорның уң кулы, сабыр холыклы сердәше - ....яраткан җырчысы -....Җырларга, биергә ярата. Табында пилмән яки бәлеш булса, ...ның дөньясы түгәрәк.

Район үзешчән халык тетары артистларының башлыгы. Көчле, тәҗрибәле, шаян телле белгеч - .... Яраткан артисты - ...Бакчачылык белән шөгыльләнергә ярата. Манты һәм пилмәнне көн дә ашарга риза.

Үзе сәхнәдә чыгыш ясау белән генә калмыйча, башкаларны да биет­үче, инсафлы, мәрхәмәтле, ...йорты хореографы -....Яраткан җырчыла­ры - ...һәм ....Камыр ашлары пешерергә ярата.

Биюче, җырчы, нәфис сүз остасы һәм башка эшләрне белүче күп һөнәр иясе, ...авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе -....Яраткан ар­тистлары -..., ...Балык тотарга бик ярата. Яраткан ризыгы - пылау.

Бәйгедә катнашучы мәдәният хезмәткәрләребезне тагын бер тапкыр алкышлыйк.

Хөрмәтле дуслар, бүгенге бәйге шунысы белән үзенчәлекле, анда катнашучыларның һәркайсы үзе ошаткан парын табып ярышачак.

Алар хәзер сайлап алыр

Үзе ошаткан парын.

Дәрәҗәле бүләк бирер,

Сайлаганына тагын.

Хөрмәтле дуслар, менә бу тартмага кызлар исемнәре язып салынган. ! Ә сез, егетләр, җирәбә аласыз, бәхетегезне сынап карыйсыз. Әйдәгез әле, егетләр, кайсыгыз кыюрак, батыррак.(Парлашалар һәм артка тезелеп басалар).

Хөрмәтле дуслар, бәйгебезгә дөрес һәм гадел бәя бирер өчен жюри сайланды (Таныштыра).

Гадел жюри әгъзалары

Үз бәясен бирерләр.

Иң осталарын сайлап,

Безгә игълан итәрләр.


Ә хәзер сез бу бәйгедә

Каушамагыз, сынатмагыз.

Бирешмичә көндәшләргә

Осталыкны күрсәтегез.


Чын күңелдән, саф йөрәктән,

Уңыш сезгә юлдаш булсын.

Бездән сезгә шулдыр теләк-

Бисмилләһир-рахманир-рахим.

Бәйгебезнең беренче өлеше һәрвакыттагыча, исәнләшүдән, сәламләүдән башлана.Әйдәгез, рәхим итегез, сәламләгез барча дусларны, хезмәттәшләрне. (Сәламләү.)

Бәйгедә катнашучы Мәдәният хезмәткәрләренең һәрберсе сәләтле, үзләре эшләгән тармакта иҗади якын килеп, халыкның ялын да, буш вакытын да файдалы һәй кызыклы итеп оештыралар. Хезмәтләреннән ямь һәм тәм табып эшлиләр, чынында моның дөреслеген алар хәзер' үзләре күрсәтерләр. Кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен күрик әле. (Чыгышлар.)

Хәзер гүзәл затларыбыз

Фотосурәт булырлар.

Иң гүзәл кыз бәйгесендә

Үзләрен танытырлар-

Алар сезгә төрле фотосурәтләр тәкъдим итәчәк. Рәхим итеп кара гыз. (Кызлар чыгышы.)

Бәйгедә катнашучыларны сәхнәгә чакырам. Мин сезгә менә шушы кәгазьләрне таратам. Аларның һәрберсендә өч сүз язылган. Сез шул сүзләрне кертеп этюд башкарырсыз. Әзерләнергә берничә минут вакыт бирелә.

Без, алар әзерләнгәнче музыкаль тәнәфес ясап алырбыз. (Концерт номеры.)

Катнашучылар барысы да сәхнәгә чакырыла. Бер уен тәкъдим итәбез. (Һәрбер парга алма өләшеп чыгыла, аларны бер-берсенең маңгайла­рына терәп куялар. Музыка башлана. Тотынмыйча, алманы copyright - http://supernaturalserial.ruтөшермичә бииләр. Алма төшкән һәр пар уеннан чыга бара, ахырдан калган пар җиң­үче була.)

Һәрбер парга башкарган вазыйфалары, эшләре буенча сораулар тара­табыз. Алар сорауга әзерләнгәнче, музыкаль тәнәфес ясап алабыз. (Концерт номеры.)

Бәйгебезнең иң кызык өлешенә килеп җиттек. Бәйгедә катнашучыларыбыз балалар бакчасыннан бер күренеш күрсәтерләр. Йәгез, бакчага йөргән чакларны искә төшереп алыйк әле. Сәхнәдә - нәни дусларыбыз!

«Балалар» чыгышы.

Без, мәдәният хезмәткәрләре, кайда гына булмасын, үзебезнең килеш-килбәтебезне кайгыртырга, һәрчак матур, күркәм булырга тиешбез. Хәзер бәйгедә катнашучылар сезгә берсеннән-берсе матур чәч үрнәк­ләре тәкъдим итәчәкләр (Чәчтарашлар ярышы. Концерт номеры.)

Бәйгедә катнашучылар - әле безнең оста хуҗабикәләребез дә. Алар бүгенге бәйгедә безгә өйләрендә пешереп алып килгән ризыкларын тәкъдим итәчәкләр. Сезнең алдыгызда - оста хужабикәләр.

Алар бүген ярыштылар

Сайлап алган пар белән. .

Истәлеккә бүләк бирсен

Яратып һәм гамь белән.

Бәйгебезнең соңгы өлеше - үзләре белән чын йөрәктән ярышкан
парларга һәм бер-берләренә истәлек бүләкләре бирешү. (Теләкләр әйтешеп, бүләкләр бирешәләр.).

Жюри әгъзалары сүз ала. Бәйгедә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле була.
Аларга бүләкләр тапшырыла.

Сизелмичә мәҗлес үтте,

Барыбыз да бик канәгать.

Саубуллашыр вакыт җитте,

Моңсуланмыйк без, җәмәгать.

Юлларыгыз якты булсын, .

Эшләрегез бары уңсын.

ШТМ дигән уенда

Кабат очрашырга язсын!
Отправить ссылку в Одноклассники, Вконтакте, Мои мир, Facebook
Нравится
    Другие новости по теме:

СЦЕНАРИИ ПРАЗДНИКОВ
ТЕМАТИЧЕСКИЕ СЦЕНАРИИ
ДЕТСКО-ШКОЛЬНЫЕ СЦЕНАРИИ
СЦЕНАРИИ ВРЕМЕН ГОДА
СЦЕНАРИИ НА ЯЗЫКАХ
ОРИГИНАЛЬНЫЕ СЦЕНАРИИ
КОНКУРСЫ
ПОДАРКИ
СЧЕТЧИКИ


Яндекс.Метрика