supernaturalserial.ru - Сценарии праздников
Сценарии праздников, сценарии дня рождения, сценарии свадьбы, сценарии вечеринок, сценарии корпоративов, сценарии мальчишников, девичников
СЦЕНАРИИ
ДРУГОЕ

ИНФОРМАЦИЯ
supernaturalserial.ru - сайт для тех, кто хочет организовать и провести интересно праздник.

Сценарий: Татарская народная сказка «Три дочери»

Татарская народная сказка «Три дочери»: «Өч кыз» татар халык әкияте.
Категория: Сценарии на Татарском языке

«Өч кыз» татар халык әкияте.


Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре, 1 нче “Чишмәкәй” балалар бакчасы муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең 1 квалификацион категорияле тәрбиячесе Ахунҗанова Зөлфия Тәлгать кызының зурлар төркемендә интеграль шөгыле.

Дәресненң максаты:
- балаларда якыннарына, әти-әниләренә карата кайгыртучанлык, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.
- балаларны сорауларга тулы җавап бирергә күнектерү, әкияттәге образларны дөрес итеп бирә белү, хәтер сәләтен үстерү.
- әдәби әсәрләр аша тирә-юньдәге вакыйгаларга дөрес бәя бирергә, үз фикерләрен башкаларга җиткерә белергә өйрәтү.
- бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, сүзләрне баету.

Дәрестә кулланылган материал: татар халык әкиятләре, күрсәтмә материал.
Әзерлек эшләре: “Өч кыз” әкитен карау, әниләр турында шигырьләр өйрәнү,
җырларны сайлау, әкияттән өзек әзерләү.

Шөгыль барышы:


Тәрбияче: Исәнмесез балалар! Хәерле көн! Балалар без сезнең белән татар халык әкиятләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Буген без сезнең белән “Өч кыз” әкиятен искә төшерербез һәм анализ ясарбыз. Әкиятне тыңлап китик.

- Борын-борын заманда яшәгән ди бер хатын. Аның булган ди өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, аларны бишек җырлары җырлап йоклаткан. 
Әлли-бәлли итәр бу,
Йокыларга китәр бу,
Алма кебек тәгәрәп,
Үсеп буйга җитәр бу.

Җырны тыңлау.


“Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын”, – дип, көне-төне эшләгән ди әниләре. Ананың теләкләре кабул булган. Аның кызлары бик сылу, бик уңган булып үсеп җиткәннәр, бер-бер артлы кияүгә дә киткәннәр. 
Бер ел үткән, ике ел үткән, өч ел үткән. Шулай яхшы гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән. 
Авылдан ерак түгел генә урман булган. Ул урманда әбинең дусты Тиенкәй – Акбикә яшәгән.

Урман күренеше.


Тәрбияче: Балалар сез Тиенкәй белән танышмы?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Әллә үзе дә безнең янга килә инде. Исәнме Тиенкәй, кая ашыгасың?
Тиен: Авылга, әби янына, кире кайтканда сезнең яныгызга туктыйм, беркая да китмәгез, мине көтегез.
Балалар: Ярар.
Тәрбияче: Балалар, Тиенкәй әби янына китте, ә без сезнең белән анда нәрсә булганнарын карап китик әле.

Балалар янына әби һәм тиен керә.


Тиен: Кая соң бу әбекәй, ишек алдында да күренми? Әллә авырып киткән инде.

Әбинең ыңгырашкан тавышы ишетелә.


- Әби, исәнме? Мин бүген бераз соңладым. Менә, сиңа урманнан күчтәнәчләр алып килдем. 
Әби: Рәхмәт, Акбикә. Үзем дә сине көтеп ята идем. Сиңа үтенечем бар иде, тиенкәем, менә авырып киттем бит әле. Зинһар өчен, кызларыма барып әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәр. 
Тиен: Ярар, ярар, әбекәем. Җилдән җитез булырмын, хәзер барып әйтермен.

Тиен чыгып йөгерә. Өй күренеше. Олы кызы җырлый-җырлый ләгәннәр чистарта.

copyright - http://supernaturalserial.ru
Исәнме! Мин сиңа әниеңнән хәбәр китердем. Әниең авырый, бар хәлен белеп кайт.
Олы кызы: Һай, бик барыр идем дә, ләгәннәрне читартып бетерәсем бар шул. 
Тиен: Шулаймыни? Сине карап үстергән әниеңнән шушы ләгәннәр кадерлерәкмени? Алайса, син шушы ләгәннәреңнән гомереңә дә аерылма.

Кыз гөберле бакага әверелә, аның суга чумган тавышы ишетелә.


Әй, тәүфыйксыз бала, ана кадерен белмәсәң, шулай була ул. Кая, уртанчысы янына барып карыйм инде.

Уртанчы кыз җеп эрләп утыра, җырлый. Тиен ишек шакый.


Бу мин әниеңнең дусты - тиенкәй, сиңа хәбәр алып килдем. Әниең авырып урын өстендә ята, аңа чәй эчерүче, аш пешерүче дә юк. Барсана, хәлләрен белеп кайтсана.
Уртанчы кыз: Һай, бик барыр идем дә, базарга кадәр җеп эрләп бетерәсем бар шул.
Тиен: Игелексез бала икәнсең. Анасының кадерен белмәгән, үзе дә рәхәт көн күрмәс. Алайса, син шул җепләреңнән беркайчан да аерылма. Бөтен гомерең җеп эрләп үтсен!

Уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелә. Тиен ачуланып чыгып китә. Өченче кече кызы җырлый- җырлый камыр баса. Тиен тәрәзә шакый.


Кече кыз (йөгереп чыга): Тиенкәем, син икәнсең. Исәнме, әйдә, түрдән уз. Сагынып беттем үзеңне. Нигә син бик күңелсез? Әллә әниебезгә берәр хәл булдымы, авырыймы әллә?
Тиен: Әйе шул, әниегез авырып китте. 
Кече кыз: Әйдә, ашыгыйк, тиенкәй, тизрәк барып җитик.
Тиен: И, сөекле бала, гомерең буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит. Кешеләр дә сине сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар.

Балалар янына әни һәм кыз керә.


Кече кыз: Исәнме, әнием! Кай җирең авырта? Хәзер чәй куеп җибәрәм. Мәтрүшкәләп, баллап чәй эчкәч, хәл кереп китәр.
Әни: Рәхмәт, балакаем. Тиенкәем Акбикә, олы кызларым ник күренмиләр, син аларны чакырмадыңмы әллә?
Кече кыз: Чакырды, әнием, тик аларның эшләре бар. Менә шуңа күрә аларны Тенкәй каргаган, олы апамны – бакага, уртанчы апамны үрмәкүчкә әверелдергән. 
Әни: Һай, алай итәсе калмаган, тиенкәйнең, менә кулда ун бармак, аларның кайсын гына тешләсәң дә, авырта. Балалар да шулай газиз, аларның берсен дә җәберлисе килми. 
Кече кыз: Менә, чәй дә кайнап чыкты. Әйдә, әни, син менә монда утыр.

Шулвакыт “гафу ит” дигән тавыш ишетелә, бака күренә.


Әни: Һай, балакаем! Менә бит, үз гаебен таңыган. Гафу итәм, балам.

Тагын “гафу ит” дигән тавыш ишетелә, үрмәкүч күренә.


Ана: Гафу итәм, балакаем, сине дә гафу итәм. 
Кече кыз: Әйдәгез, апалар, чәй янына утырыгыз.
Әни: Кинәт кенә хәлем яхшырып китте, балалар, сезне сагынудан булган икән авыруым.. Рәхмәт сезгә, балакайларым. Һәрвакыт тәүфыйклы булыгыз. 
Алып баручы: Әниләрне беркайчан да рәнҗетмәгез. Ана хакы бик олы. Никадәр генә яхшылык эшләсәгез дә, аналарга бурычыгызны түләп бетерә алмассыз. Тәүфыйклы булыгыз, игелекле булыгыз, әниләрегезнең кадерен белегез!

Әниләргә багышланган җыр тыңланыла.


Тиенкәй синдә мондамы, баларга синең нинди күчтәнәчең бар?
Тиен:  Минем баларга сорауларым бар.
- Сүз кайсы әкият турында барды? (“Өч кыз”)
Сез әкият геройларыннан кемнәрне беләсез? (Әби, әни, тиен һәм кызлар)
Әби мине ничек атый? (Акбикә)
Әниләргә карата нинди мөгалләмәдә булырга кирәк? (Тәүфыйклы, игелекле)
Сез әниләр турында нинди шигырьләр беләсез?

Балалар чыгышы.


Булдырдыгыз балалар. Ә мина китәргә вакыт, сезнең белән хушлашам инде. Әниләрегезне тыңлагыз, тәртипле булыгыз.
Тәрбияче: Балалар шөгыльне тиеннең әбинең кече кызына әйткән сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар”. Балалар әгәр игелекле, тәртипле, тыңлаучан булсагыз, сез дә кече кыз кебек бик рәхәт гомер кичерерсез.

Автор сценария: Ахунзянова Зульфия Талгатовна, Россия, г.Нурлат.
Место работы: Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №1 «Родничок» общеразвивающего вида г.Нурлат РТ,
Должность: воспитатель
Отправить ссылку в Одноклассники, Вконтакте, Мои мир, Facebook
Нравится
    Другие новости по теме:

СЦЕНАРИИ ПРАЗДНИКОВ
ТЕМАТИЧЕСКИЕ СЦЕНАРИИ
ДЕТСКО-ШКОЛЬНЫЕ СЦЕНАРИИ
СЦЕНАРИИ ВРЕМЕН ГОДА
СЦЕНАРИИ НА ЯЗЫКАХ
ОРИГИНАЛЬНЫЕ СЦЕНАРИИ
КОНКУРСЫ
ПОДАРКИ
СЧЕТЧИКИ


Яндекс.Метрика