supernaturalserial.ru - Сценарии праздников
Сценарии праздников, сценарии дня рождения, сценарии свадьбы, сценарии вечеринок, сценарии корпоративов, сценарии мальчишников, девичников
СЦЕНАРИИ
ДРУГОЕ

ИНФОРМАЦИЯ
supernaturalserial.ru - сайт для тех, кто хочет организовать и провести интересно праздник.

Сценарий на татарском языке - Родная деревня

«Туган авылым» - Родная деревня
Категория: Сценарии на Татарском языке

«Туган авылым»


Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре, 1 нче “Чишмәкәй” балалар бакчасы муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең 1 квалификацион категорияле тәрбиячесе Ахунҗанова Зөлфия Тәлгать кызының уртанчылар төркемендә интеграль шөгыле.

Дәресненң максаты:
-Балаларда туган авылны ярату хисләре тәрбияләү.
-туган авылның тарихый истәлекле урыннарына мәхәббәт тәрбияләү;
-танылган шәхесләрнең исемнәрен йөртүче урамнар турында мәгълүмат бирү;
-үз урамында иркен ориентлаша алуларын камилләштерү.
Дәрестә кулланылган материал: табышмаклар, шигырьләр, аудиоязмалар
Әзерлек эшләре: авыл турында шигырьләр, җырлар өйрәнү, тамчы ясау.

Шөгыль барышы:


Тәрбияче: Балалар бүгенге шөгыльлебездә без сезнең белән авыл тормышы белән танышырбыз. Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Ул - туган авыл. Сезнең әти-әниләрегез авыл балалары. Аларның туган авыллары бар. Без сезнең белән әби-бабаларыгыз, алар яши торган авыллар турында сөйләшкәнебез бар.Туган ягын, авылын яратып сөйлиләр сезгә алар. Туып-үскән авылына, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар. Безнең дә үзебез районыбызда туып үскән якташ шагыйрләребез бар. Шуларның берсе Фәүзия Мөхәммәтова. Аның туган ягы - Нурлат шәһәренә багышлап язган бик күп җырлары бар. Шуларның берсе, без яратып тыңлый торганы "Нурлатым, әй Нурлат" . Фәүзия Мөхәммәтова Нурлат шәһәренә багышлап язылган гимнның авторы да. Әйдәгез, яраткан шагыйрәбез Фәүзия Мөхәммәтованың "Нурлатым, әй Нурлат"җырын тыңлыйк.

Тәрбияче: Балар җыр кайсы шәһәргә багышлана?
Балалар: (Нурлат)
Тәрбияче: Фәүзия апа Мөхәммәтова үзенең җырында Нурлат шәһәрен нәрсә иле дип атый?
Балалар: (Кара алтын иле)
Тәрбияче: Нәрсә соң ул кара алтын?
Балалар: (Нефть)
Тәрбияче: Безнең шәһәребездә тагы нинди заводлар бар?
Балалар: (Шикәр, сыр)
Тәрбияче: Балалар без сезнең белән кая экскурсиягә бардык?
Балалар: (Нурлат музеена)
Тәрбияче: Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар якын безнең авылга ул...
Г.Тукайның бу юлларын укыгач, минем күз алдыма Гүзәлнең туган авылы Югары Нурлат килеп баса. Чөнки Югары Нурлат тау астына урнашкан. Якында гына чишмәләре бар. Әйдәгез шушы гүзәл табигатьле авылыбыз буйлап сәяхәтебезне башлыйк.

1нче тукталышыбыз - “Тарих”.
Г.Гүзәлнең кыскача чыгышы.


Тәрбияче: Рәхмәт, юлыбызны дәвам итик.
Әйдәгез, табышмак тыңлыйк.
Бертуктаусыз көн-төн ага ,
Бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа. (чишмә)

2нче тукталышыбыз - “Чишмә”.


Балалар, чишмә дигәч, сезнең күз алдына елга-күлләр, чишмәләр килеп баскандыр инде. Ә безнең районыбызда Чишмә авылы бар. Ул авылда Гөлназыбызның әби-бабасы яши. Ул һәр атна саен әбиләренә кунакка бара. Сүзне Гөлназның үзенә бирик эле.

А.Гөлназның кыскача чыгышы.


Тәрбияче: Юлыбызны дәвам итик. Җырлап - узсаң юл кыскара, әйдәгез бергәләп Г. Тукайның “Туган тел” җырын башкарыйк.

3нче тукталышыбыз - “Чишмәләр һәм гореф-гадәтләр”.


Алар бер-берсен тулыландырып, матурлап торалар. Балалар мин сезгә үзегезнең әби-бабаларыгыздан чишмә белән бәйле нинди гореф - гадәтләр барлыгын сорап килергә кушкан идем.
copyright - http://supernaturalserial.ru

М.Чулпанның кыскача чыгышы.


- Минем әбием Салдакай авылында яши. Ул һәр җәй саен казлар үстерә. Әбием сөйләвенчә авылыбызда һәр ел саен гөрләп каз өмәләре үткән. Казларны чишмәдә юганнар. Су юлына, казларның киләсе елда да күп булып уңуын теләп, каз каурыйлары сибү йоласы булган.

4нче тукталышыбыз – “Каз өмәсе”.

Каз өмәсе- ул иң элек, матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы. Инде эшенә килсәк – ул күмәкләшеп эшләнгән каз йолку бәйрәме төсен алган. Кызлар үзләренең осталыкларын, булганлыкларын шунда күрсәткәннәр, башкалардан үрнәк алырга, өйрәнергә тырышканнар. Шаян сүз, җыр,көлке белән аралашкан эш бик тиз барган. Хәзер дә бик күп казлар үстерүче авыллар бар. Тагын шуларның берсе - Иглай авылы. Безнең Камилабызның әбисе шушы авылда яши. Камила сөйләп кит әле үзеңнең әбиең турында. Камиланың яратып ашата торган тавыклары да бар әле.
Ф.Камиланың кыскача чыгышы.


5 нче тукталышыбыз - “ Таулар".
Ш Камиләнең кыскача Каргара тавы авылы турында чыгышы.


Тәрбияче: Сәяхәтебезне дәвам итәбез юлыбыз ерак , юлга кузгалыйк. Чөнки без, үзебез яши торган Нурлат шәһәренә юл тотабыз.

6нчы тукталышыбыз - “Бүләк”.


Кызлар башкаруында “Кошлар” биюе.


Тәрбияче: Шушындый матур, бай сәяхәттә катнашкан һәммәгезгә дә рәхмәт. Тормышыгызда һәрчак уңышлар юлдаш булсын, туган илебезне, туган авылыбызны яратыгыз , аның табигатен саклагыз!

Балаларга кечкенә генә бүләкләр таратыла.

Автор сценария: Ахунзянова Зульфия Талгатовна, Россия, г.Нурлат.
Место работы: Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №1 «Родничок» общеразвивающего вида г.Нурлат РТ,
Должность: воспитатель
Отправить ссылку в Одноклассники, Вконтакте, Мои мир, Facebook
Нравится
    Другие новости по теме:

СЦЕНАРИИ ПРАЗДНИКОВ
ТЕМАТИЧЕСКИЕ СЦЕНАРИИ
ДЕТСКО-ШКОЛЬНЫЕ СЦЕНАРИИ
СЦЕНАРИИ ВРЕМЕН ГОДА
СЦЕНАРИИ НА ЯЗЫКАХ
ОРИГИНАЛЬНЫЕ СЦЕНАРИИ
КОНКУРСЫ
ПОДАРКИ
СЧЕТЧИКИ


Яндекс.Метрика