supernaturalserial.ru - Сценарии праздников
Сценарии праздников, сценарии дня рождения, сценарии свадьбы, сценарии вечеринок, сценарии корпоративов, сценарии мальчишников, девичников
СЦЕНАРИИ
ДРУГОЕ

ИНФОРМАЦИЯ
supernaturalserial.ru - сайт для тех, кто хочет организовать и провести интересно праздник.

Сценарий на татарском языке - Хлеб - основа жизни

«Икмәк – тормышның нигезе» - Хлеб- основа жизни
Категория: Сценарии на Татарском языке

“Икмәк – тормышның нигезе”

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре, 1 нче “Чишмәкәй” балалар бакчасы муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең 1 квалификацион категорияле тәрбиячесе Ахунҗанова Зөлфия Тәлгать кызының зурлар төркемендә интеграль шөгыле.

Дәреснең максаты:
- икмәккә сак караш тәрбияләү;
- балаларның игътибарлылыгын, хәтерен, фикер йөртә белү сәләтен үстерү;
- балаларга икмәкнең әһәмиятен аңлату, ипи үстерүдә катнашучыларның хезмәте турында белемнәрен ныгыту.
Дәрестә кулланылган материал: презентация, балаларга ипи, игенче, эшче, Җир-Ана, Кояш, Яңгыр костюмнары.
Әзерлек эшләре: икмәк турында шигырьләр өйрәнү. “Икмәк” дигән төрекмән халык әкиятен уку, презентация.


Шөгыль барышы:


Тәрбияче: Балалар! Бүгенге шөгыль икмәккә багышлана. Халкыбызның бер матур табышмагын тыңлыйк әле.
Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк,
Эче тулы күзәнәк.
Әчкелтем дә төчкелтем
Бар нәрсәдән дә өстен.
Балалар: Икмәк.
Тәрбияче: Әйе, бу – икмәк. Минем кулымда хуш исле, күпереп пешкән, түгәрәк Икмәк! Ул - тормыш падишаһы. Изге туган туфракта күкрәп үскән; батыр, горур ир-егетләребез урып-җыйган; мәрхәмәтле хатын-кызларыбыз-аналарыбыз куллары аша үтеп өстәлгә килгән Ипекәй! Нинди тәмле! Нинди туклыклы, бәрәкәтле син! Балалар, өстәлгә нинди генә ризыклар куелса да, ипидән башка табынның яме дә, тәме дә юк. Ул тормышыбыз муллыгын раслый. Халкыбыз элек-электән икмәкне изге күргән. Аның турында күпме мәкальләр әйткән. Әйдәгез, шуларны искә төшерү өчен презентация карап китик әле.

Презентация карау.

Мәкальләр.
Арыш ипиенең көче күп.
Ашлык - хуҗалыкның нигезе.
Ашлык - ил байлыгы.
Ил куәте - икмәктә.
Икмәк - табын кояшы.
Ипекәйгә тел тидермә - телең корыр.
Тормышның нигезе - икмәктә.
Алтынны алдыңа алсаң, икмәкне йөрәккә кыс.
Икмәкнең кадере валчыгыннан башлана.

Тәрбияче: Таң атып көн туды исә безнең һәркайсыбызга ипи кирәк була. Аннан башка хәрәкәт тә, хезмәт тә юк. Ул - яшәү чыганагы. Аңа багышлап күпме шигырьләр иҗат иткәннәр, күпме әкиятләр язганнар.

Икмәк турында балалар белән өйрәнгән шигырьләрне тынлап китик.


Чулпан: Ипи, икмәк - иң кадерле нәрсә.
Энҗе, мәрҗән кебек асылташ
Ипекәйнең валчыгына тормый
Бу дөньяга ипи үзе баш.

Ипи: Ярый, мин сөйлим сезгә.
Үзем-хезмәт җимеше,
Үстерде мине кеше,
Исеме аның - игенче.

Ш.Камилә: Игенче, игенче, үзегезне күрикче.
copyright - http://supernaturalserial.ru
Игенче: Әйе, мин ул - игенче,
Мин аны үстерүче.
Тик түгел үзем генә,
Ипекәйне үстерүдә ярдәм иттеләр миңа.
Җирне шәпләп сөрергә эшче трактор бирде.

Эшче: Мин - эшче. Әйе, игенче дуска мин дә ярдәмгә килдем.
Трактор җирне сөрде, мамык кебек иттерде.
Ак халатлы апалар бөртекләрне тикшерде.
Җир-Анага ярдәмгә ашламаларын бирде.

Балалар янына Җир-Ана, Кояш, Яңгыр, Игенче керә.


Җир-Ана. Мин - Җир-Ана
Бөртекне үз куенымда үстердем.
Җылыттым, туендырдым.
Кояш та аңа көч бирде, нурларга коендырды.

Кояш. Әйе, мин-Кояш,
Җәй буе игеннәргә су сиптем.
Алтынсу төс йөгерттем.
Ярдәм итте яңгыр да, шифасын бирде кырга.


Яңгыр. Мин-яңгыр,
Үз вакытында кичекми килеп җиттем.
Дөрес, нык ярдәм иттем.
Җил дә миңа булышты.

Игенче. Нәкъ алтын кебек булды,
Аннан комбайн килде,
Бөртекләрне түкми-чәчми,
Урып-җилгәреп бирде.
Ә пешекче ипи пешерде.
Кибетче алды, киштәгә тезеп салды.

Тәрбияче: Балалар, икмәк турында бик күп әкиятләр дә бар. Әйдәгез шуның берсен укып китик.

«Икмәк» төрекмән халык әкиятен уку.


Тәрбияче: Балалар, күрәсезме нинди озын юл үткән икән ипекәй! Бүгенге шөгыльдә сезнең күңелләрегезгә изге бөртекләр салынды. Әгәр сезнең күңелләрдә шул бөртекне кабул итәрлек җирлек булса, ул шыта башлар, тамыр җибәрер, сабак чыгарыр, яфрак ярыр, чәчәк атар һәм җимешләрен бирер.Ә ул җимешләрнең исеме балалар:
И – игелек,
М – мәрхәмәт,
А – акыл,
Н – намус,
төшенчәләрен берләштерә. Иманлы булыгыз, балалар!

Автор сценария: Ахунзянова Зульфия Талгатовна, Россия, г.Нурлат.
Место работы: Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №1 «Родничок» общеразвивающего вида г.Нурлат РТ,
Должность: воспитатель
Отправить ссылку в Одноклассники, Вконтакте, Мои мир, Facebook
Нравится
    Другие новости по теме:

СЦЕНАРИИ ПРАЗДНИКОВ
ТЕМАТИЧЕСКИЕ СЦЕНАРИИ
ДЕТСКО-ШКОЛЬНЫЕ СЦЕНАРИИ
СЦЕНАРИИ ВРЕМЕН ГОДА
СЦЕНАРИИ НА ЯЗЫКАХ
ОРИГИНАЛЬНЫЕ СЦЕНАРИИ
КОНКУРСЫ
ПОДАРКИ
СЧЕТЧИКИ


Яндекс.Метрика